news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ка җиңелде — Казан командасы өчен сезон тәмамланды

«Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 2:0.

«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ка җиңелде — Казан командасы өчен сезон тәмамланды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына дүртенче тапкыр җиңелде. Матч Балашихада узды.

  • Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең алтынчы уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Бүген «Авангард» дүртенче җиңүен яулады, ә «Ак Барс» исәбендә ике җиңү иде. Шул исәптән, «Ак Барс» Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды.

Беренче период. Унсигезенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» һөҗүмчесе Корбан Найт гол кертте (1:0).

Икенче периодның соңгы секундларында «Ак Барс» капкасына икенче алка керде, гол авторы — «Авангард» уенчысы Иван Телегин (2:0).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Авангард»

  • Грубец (Демченко);
  • Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
  • Сошников — Прохоркин — Якупов, Емелин — Чистяков;
  • Цегларик — Семёнов — Телегин, Давыдов — Сведберг;
  • Дедунов — Каблуков — Жарков (Брюквин, Комаров).

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Юдин — Демерс;
  • Панюков — Сафонов — Воронков, Хенкель — Кэмпфер;
  • Кателевский — Уил — Коваленко, Журавлёв — Адамчук;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Рукавишников — Лямкин. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100