news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккей командасы яңа сезонны ачты

Казан хоккейчыларына фатиханы Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бирде.

(Казан, 24 август, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезондагы беренче матчын уздыра. Бу минутларда "Татнефть Арена" боз сараенда "Ак Барс" һәм Кытайның "Куньлунь Ред Стар" командалары арасындагы матч дәвам итә.

Казанда яңа сезон ачылыр алдыннан Боз сараенда Татарстан хоккей үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр, хоккей остазлары - Анатолий Муравьев белән Всеволод Елфимовның исемле әләмнәре күтәрелде. Әлеге тантаналы мизгелләрдә Всеволод Елфимов үзе һәм Анатолий Муравьевның улы Андрей Муравьев та катнашты.
 
Ә Татарстан башкаласында яңа хоккей сезоны ачылу уңаеннан сәламләү сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Татарстан хоккей федерациясе һәм "Ак Барс" клубы президенты Наил Мәганов җиткерде.
 
"Яңа гына Казанда пляж волейболы буенча Европа чемпионатын ачтык. Анда 30 илдән спортчылар катнаша, бик күп җанатар уеннарны тамаша кыла. Шул уңайдан чагыштырасым килә: "Ак Барс" һәм хоккей җанатарлары Татарстанда йөз тапкыр күбрәк. Бездә хоккей беренче номерлы спортка әйләнеп килә. Шуңа да "Ак Барс"ка зур уңышлар телим", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 
Сүз уңаеннан, Казан бозында быелгы сезонда беренче алканы кунаклар кертте, ә "Ак Барс"тан Владимир Ткачев исәпне тигезләде. Уен дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100