news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей командасы Владивостокта җиңелде

Матч исәбе — 4:2.

«Ак Барс» хоккей командасы Владивостокта җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Владивостокның «Адмирал» командасына җиңелде.

Уен исәбе — 4:2. Матч Владивосток шәһәренең боз сараенда узды. Моңа хәтле «Ак Барс» Новосибирск шәһәрендә «Сибирь» командасын 6:2 исәбе белән һәм Хабаровскида «Амур»ны 2:1 исәбенә җиңде.

Беренче период. Унынчы минутта, «Адмирал» азчылыкта уйнаса да, Владивосток командасы капитаны Либор Шулак гол кертә алды (1:0). Бер минут үтүгә, «Ак Барс» һөҗүмчесе Пер Линдхольм күпчелектә гол кертте, исәп тигезләште (1:1). Унсигезенче минутта Илья Сафонов «Адмирал» капкасына икенче алканы кертте (1:2).

Икенче период. Өченче минутта исәп яңадан тигезләште, «Адмирал» һөҗүмчесе Павел Шэн гол кертте (2:2). Уналтынчы минутта Александр Шевченко Владивосток командасын алга чыгарды (3:2).

Өченче период. Бишенче минутта «Адмирал» һөҗүмчесе Дмитрий Саюстов гол кертте (4:2).

Командалар составы:

«Адмирал»

  • Лазушин (Серебряков);
  • Кестнер — Саюстов — Гареев, Мозик — Шулак;
  • Вл. Ушенин — Вяч. Ушенин — Индрашис, Метальников — Рыков;
  • Лугин — Обидин — Калетник, Хәмидуллин — Фазылҗанов;
  • Шевченко — Шэн — Лукин (Гутик).

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Фер — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Сафонов — Петров, Демерс — Барберио;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Панюков, Рукавишников — Адамчук;
  • Лукоянов — Кателевский — Глухов (Квартальнов), Лямкин.

11 гыйнвар «Ак Барс» Санкт-Петербург шәһәрендә СКА командасы белән көч сынашачак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100