Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” хоккей командасы Раштуага бүләк ясады
Кичәге очрашу 3:2 исәбе белән тәмамланды
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә, 7 нче гыйнвар, Раштуа көнендә, “Ак Барс” хоккей командасы Татарстан хоккей командалары арасында узган ярышта җиңүгә иреште.
“Татнефть-арена” бозында Зиннәтулла Биләлетдинов уенчылары Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчыларыннан 3:2 исәбе белән өстен чыкты.
Кичәге уен, Татарстан хоккей командалары арасында, бу хоккей сезонында өченче очрашу иде. Алдагы ике очрашу да казанлыларның җиңүе белән тәмамланды. Кичә узган уенның өченче минутында “ак барс”лы Кирилл Петров беренче алканы көндәшләр капкасына кертте. Әмма беренче тәнәфескә киткәндә, Дэн Секстон һәм Мэтт Андерсон керткән алкалар нәтиҗәсендә, “Нефтихимик” өстенрәк булды. Уенның икенче өлешендә Шелдон Брукбэнк исәпне тигезләде, ә Джастин Азеведо исә “Ак Барс”ка җиңү китерде.
Шул рәвешле, казанлылар дүртенче матчны рәттән җиңү белән тәмамлады.
"Ак Барс" (Казан) – "Нефтехимик" (Түбән Кама) – 3:2 (1:2, 1:0, 1:0).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз