news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” хоккей командасы җиңүгә иреште

Казан хоккейчылары өч алка кертте һәм берне дә керттермәде.

“Ак Барс” хоккей командасы җиңүгә иреште
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Чиләбе шәһәрендә “Ак Барс” хоккей командасы “Трактор”га каршы уйнады. “Ак Барс” 0:3 исәбе белән җиңү яулады.

Бу уен “Ак Барс” сакчысы Роман Абросимов өчен Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатларында 100нчесе булды.

“Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов үзенең туган шәһәре Чиләбедә уйнады. Шулай ук Чиләбе егете Антон Глинкин “Трактор” составында бозга чыкты, Антон Глинкин – 2016-2018 елларда “Ак Барс” өчен уйнаган һәм Гагарин Кубогын җиңүгә өлеш керткән хоккейчы.

Беренче период. Унҗиденче минутта Алексей Потапов, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Унберенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Антон Ландер алка кертте (0:2). Унҗиденче минутта Джастин Азеведо “Ак Барс” өчен тагын бер алка кертте (0:3). Период ахырында “Трактор” командасы капкачысы Владимир Сухачев җәрәхәт алды, уенга капканы сакларга Александр Судницин чыкты. Шулай ук, бу периодта “Ак Барс” хоккейчысы Антон Ланедер җәрәхәтләнде, ул уен ахырына хәтле бозга чыкмады.

Өченче период кертелгән алкаларсыз узды.

Командалар составы:
“Трактор”:
Сухачев (Судницин);
Стоа – Дугин – Томас, Бэйлен – Исаев;
Кравцов – Полыгалов – Глинкин, Никитин – Бородкин;
Кокуёв – Рыбаков – Губарев, Петров – Хлыстов;
Шолохов – Шаров – Ерофеев (Тридчиков), Желдаков.

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов –Ткачев – Галиев, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

“Ак Барс” хоккей командасы составында үзгәреш – узган атнада “Сочи” командасыннан “Ак Барс”ка кире кайткан сакчы Дамир Мусинны “Нефтехимик”ка җибәрделәр.

Киләсе уенны “Ак Барс” Магнитогорски шәһәрендә “Металлург” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 22 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100