news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккей командасы буллитлар сериясендә җиңү яулады

Кертелгән алкалар аз булды, ләкин "Ак Барс" җиңә алды.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда Ригадан килгән "Динамо"ны буллитлар сериясендә җиңде.

Соңгы тапкыр Риганың “Динамо” командасы “Ак Барс”ны Казанда 2015 елның декабрендә җиңгән булган һәм бүген дә өстенлекне казанлылар алды.

Бу уен “Ак Барс” һөҗүмчесе Антон Ландер өчен Континенталь хоккей лигасында 100нчесе булды. .

Беренче һәм икенче периодлар кертелгән алкаларсыз үтте.

Өченче период. Сигезенче минутта "Динамо" уенчысы Микелис Редлихс исәпне ачты (0:1). Унберенче минутта Иржи Секач "Ак Барс" өчен алка кертте, гол видеокабатлаудан соң саналды (1:1).

Исәп тигез булганга өстәмә вакыт – овертайм бирелде, анда да алкалар кертелмәде, буллитлар бәрү бирелде. "Ак Барс" буллитлар сериясендә җиңү яулады.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Ткачев – Бурмистров – Галиев, Яруллин – Юдин;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер.

“Динамо” (Рига):
"Динамо" өчен элек "Ак Барс"та уйнаган капкачы Тимур Биләлов уйнады.
Билялов (Гудлевскис);
Кларк – Макмиллан – Гиллиес, Балинскис – Сотниекс;
Мейя – Джериньш – Гегерис, Алишаускас – Аляев;
Дарзиньш – Мюттюнен – Редлихс, Шуленин – Майоне;
Маренис – Берзиньш – Разглас – Павлов, Гыймаев.

"Ак Барс" хоккей командасы составында үзгәрешләр бар. Быел җәй "Ак Барс"тан "Сочи"командасына күчкән уенчы Дамир Мусинны "Ак Барс" кире үзенә кайтарды.

Киләсе уенны "Ак Барс" Чиләбедә үткәрә. "Трактор" – "Ак Барс" матчы 20 ноябрь17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100