Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккей командасы, бер алка да кертмичә, «Витязь» командасына оттырды
Континенталь хоккей лигасының Казандагы уеннары җиңелүдән башланды.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Подольск шәһәренең «Витязь» командасы белән очрашты. Бу Континенталь хоккей лигасының яңа сезонының Казандагы беренче уены булды. «Ак Барс» — «Витязь» матчы 4:0 исәбе белән Подольск командасы файдасына төгәлләнде.
Беренче период. «Ак Барс», Мәскәүдә узган «ЦСКА»га каршы уендагы кебек, беренче минутта ук алка керттерде. Алка «Витязь» сакчысы Егор Воронков бәрүеннән соң «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллинның тимераягына тиеп керде (0:1).
Икенче период. Унсигезенче минутта «Витязь» һөҗүмчесе Александр Дергачёв командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).
Өченче период. Уен ахырына бер минуттан ким вакыт калганда, Виталий Попов «Ак Барс»ның буш капкасына өченче алканы кертте (0:3). Тагын берничә секунд үтүгә, 2014-2019 елларда «Ак Барс» өчен уйнаган Фёдор Малыхин Казан командасының буш капкасына тагын бер гол кертте (0:4).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Рейдеборн (Билалов);
- Азеведо — Да Коста — Доус, Яруллин — Викстранд;
- Галиев — Галимов — Дмитрий Воронков, Лямкин — Юдин;
- Фисенко — Бурмистров — Лукоянов, Хенкель — Педан;
- Зарипов — Кормье — Петров (Кувардин), Рукавишников.
«Витязь»
- Ежов (Кочетков);
- Даугавиньш — Дергачёв — Сёмин, Ержабек — Пыленков;
- Гребенщиков — Дэнфорт — Теденбю, Егор Воронков — Хульстрём;
- Моисеев — Попов — Артюхин, Бородкин — Головков;
- Бардаков — Малыхин — Ларичев (Иванюженков), Воробей.
Киләсе уенны да «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Санкт-Петербургның «СКА» командасына каршы уйный. Матч 6 сентябрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз