news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Ак Барс" хоккей клубы сезон алды тамашасы уздыра
Бүген Континенталь хоккей лигасының юбилей сезоны старт ала.
Скопировать ссылку
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Бүген – 21 августта Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезоны башлана: старт матчында ачылыш кубогы өчен СКА һәм ЦСКА командалары очраша.
“Ак Барс” командасы сезонның беернче матчын 24 августта гына уздыра әле. Көндәше – Пекинның “Куньлунь Ред Стар” командасы булачак.
Шулай да тамашачылар өчен бәйрәм бүгеннән үк башлана – Казан хоккей клубы традицион сезон алды тамашасы оештыра. Биредә яңартылган команда белән танышу һәм хоккей белән бәйле төрледән-төрле күңел ачу чаралары оештырыла.
“Татнефть Арена” боз сараенда бүген 18.30 сәгатьтә башлана торган тамашага керү бушлай булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot