news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккей клубы рәсми рәвештә гариза белән чыкты
Казан клубы матбугат хезмәте хәбәрендә Данис Зарипов белән килешүнең әле үз көченә кермәве әйтелә.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмче Данис Зариповның допинг аркасында ярышлардан читләштерелүе уңаеннан рәсми рәвештә гариза белән чыкты. Клубка Халыкара хоккей федерациясеннән (ИИХФ) уенчының ярышлардан читләштерелүе турында рәсми мәгълүмат килеп иреште, диелә клубның матбугат хезмәте җиткергән гаризада.
Клуб тарафыннан рәсми рәвештә белдерелгән гаризадан аңлашылганча, «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелегенә Данис Зариповка карата ниндидер чаралар кулланылырга мөмкин булуы турында уенчы белән сөйләшүләр алып барган вакытта ук билгеле булган.
«Ак Барс» хоккей клубы һәм Данис Зарипов арасында төзелгән килешү әлегә канунлы көченә кермәде. Чөнки бүгенгә кадәр хоккейчы тирәнтен медицина тикшеренүе уза: аңа өстәмә, шул исәптән чит ил белгечләре тарафыннан консультацияләр кирәк булды», – диелә клубның рәсми хәбәрендә.
Казан клубы инде «Металлург» (Магнитогорск) клубы җитәкчелеге белән элемтәгә кергән. Биредә Данис Зариповның алар өчен чит кеше булмавын ассызыклаганнар. Ул «Ак Барс» өчен дә тере легенда, диелә.
«Без – ике хоккей клубы һәм Данис Зарипов уртак көч белән , Халыкара хоккей федерациясе (ИИХФ) кабул иткән карарга карата Лозаннадагы (Швейцария) Спорт арбитраж судына шикаять тапшырабыз. «Ак Барс» һәм «Металлург» уенчыга карата чыгарылган карарны кире кагарга тырышачак», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән һәм ул 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2