news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккей клубы әләме космоста булды

Ак барс сурәте төшерелгән флаг Җир орбитасына Халыкара космик станциянең 55 нче экспедициясендә катнашучылар белән бергә китте.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). «Союз МС-07» космик корабы командиры Антон Шкаплеров «Ак Барс» хоккей клубы әләмен космоска алып китте. Бу хакта Казан командасының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Халыкара космик станциягә чираттагы экспедиция 2017 елның 17 декабрендә старт алды. Ак барс сурәте төшерелгән байрак Җир орбитасына Халыкара космик станциянең 55 нче экспедициясендә катнашучылар белән бергә юл тотты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot