news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^"Ак Барс" хоккей клубы дәшми

^"Ак Барс" хоккей клубы дәшми

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс"ы аралашмый башлады. Хәзер клубның Ковальчук, Каспарайтис, Хитли яки Лекавалье кебек МХЛ йолдызларының да гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу, интервью яки уенга комментарий һәм бәя бирү хокукы юк. Казан клубының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу уенчыларның хәлиткеч уеннары вакытында тренерлык штабы һәм клуб җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән уртак карар.

Искә төшереп үтәбез, март уртасында Россиядә иң яхшы клубны ачыклаячак плей-офф уеннары башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot