news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккей клубы белән Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия

Без аның өчен көрәштек, диде Рафик Якубов.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей клубы һәм Данис Зарипов контракт төзү буенча килешүгә ия, әмма барлык документлар имзаланмый торып, бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Бу хакта “Р-Спорт” агентлыгына “Ак Барс” хоккей клубының генераль менеджеры Рафик Якубов җиткергән.

“Ике як та сүздә бер-берсенә кызыксынган булуын җиткерде. “Ак Барс” Зарипов белән алдан сөйләшүгә ия. Әмма рәсми рәвештә аның Казан клубына күчүе турында барлык кәгазьләр имзалангач кына игълан итәргә мөмкин булачак. Данисның кабат уйный алуына шатбыз. Без аның өчен көрәштек. Бер генә әйбер калды – ул яхшы форма туплап, командага булышырга, тамашачыларны сөендерергә тиеш”, – дигән Якубов.

Исегезгә төшерәбез, хоккейчының спорттан читләштерү вакыты 6 айга кадәр кыскартылды, ә “Ак Барс” хоккей клубы Данис Зариповның алдагы карьера юлы Казан белән бәйле булуына өметләнүен җиткерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100