Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккей клубы балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итте
#айдаделатьдобро бәйгесендә Казан мәктәбенең һәр укучысы катнаша ала.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" клубы хоккейчылары Владимир Ткачев һәм Андрей Чибисов, башкаланың 4нче номерлы гимназиясендә кунакта булганда, яхшылык турында балалар рәсем бәйгесе башлануы турында игълан итте. Бу хакта"Ак Барс" хоккей клубы рәсми сайтында да хәбәр ителә.
Конкурста Казан мәктәпләренең һәр укучысы катнаша ала. Бәйгенең шартлары гади: яхшылык турында рәсем ясарга һәм аны #айдаделатьдобро хэштегы белән Instagram челтәренә куярга кирәк. Иң яхшы рәсемнәрне хоккейчылар сайлап алачак, ә бәйге җиңүчеләре "Ак Барс"ның Казанда узачак матчына билетлар алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз