news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Ханты-Мансийскида "Югра"ны тар-мар итте

Казанлылар җирле команданы 6:3 исәбе белән җиңде.

(Казань, 7 октября, «Татар-информ»). Бүген Ханты-Мансийскида КХЛ чемпионаты кысаларында Казанның "Ак Барс" командасы җирле "Югра" клубын 6:3 исәбе белән тар-мар итте. Бу Татарстан командасының рәттән бишенче җиңүе булды.

20 мачтан соң 36 очко туплап, казанлылар "Көнчыгыш" конференциясендә икенче урынга күтәрелде. 11 октябрьдә узачак киләсе турда "Ак Барс" үз бозында Хабаровскиның "Амур" командасына каршы уйнаячак.

«Югра» (Ханты-Мансийск) – «Ак Барс» (Казан) – 3:6 (2:1, 0:2, 1:3).

Алкаларны керттеләр: Погоришный (4), Варфоломеев (7), Анкудинов (54) – Малыхин (17), Эллиот (37), Глинкин (40), Попов (42, 56), Свитов (53).

Штраф: 20–8.

news_right_1
news_right_2
news_bot