news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хәзерге Гагарин Кубогы хуҗасы белән очраша

Ил чемпионатларында алар 83 тапкыр очрашкан

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген "Ак Барс" КХЛ чемпионатында чираттагы күчмә уеннар сериясен   башлап җибәрә.

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре кунакта 4 уен үткәрәчәк. Бүген, 17 октябрь көнне "Металлург" (матч Мәскәү вакыты белән 17.00 дә башлана), 19 октябрь - Түбән Новгородта - "Торпедо" (17.00), 21 октябрь - Мәскәүдә ЦСКА (19.30), 23 октябрь - Череповецта "Северсталь" (19.00) белән очраша.

Ил чемпионатларында "Ак Барс" белән "Металлург" 83 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 42 җиңү, 37 җиңелү бар, 4 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 217-203). Узган сезонда көндәшләр үз бозларында җиңүләр белән алмашкан: Казанда "барслар" откан - 3:2, Магнитогорскида "Металлург" өстен чыккан - 1:0.

"Магнитка" белән "Ак Барс" матчында өч очкодан кала, Көнчыгыш конференциясендә ике арадагы лидерлык та уйнатылачак. Хәзерге вакытта 17 уеннан соң, "Металлург"та 14 җиңү һәм 41 очко, "Ак Барс"та 14 җиңү һәм 40 очко бар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot