news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“АК-БАРС-Әгерҗе” агрофирмасы - илкүләм проектны гамәлгә ашыруда лидерлар рәтендә
“АК-БАРС” Холдинг компаниясе республиканың Әгерҗе районына инвестицияләр кертеп, бу төбәктә аграр тармакка яңа сулыш өрде
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев) “Авыл хуҗалыгын үстерү” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнашу максатыннан, “АК-БАРС” Холдинг компаниясе республиканың Әгерҗе районына инвестицияләр кертеп, бу төбәктә аграр тармакка яңа сулыш өрде. Биредә хәзер инвесторны чын хуҗа буларак кабул итәләр. Берничә хуҗалыкта гына эшне башлаган компания хәзер районның 62 мең гектар сөрүлек җирен эшкәртә. 2006 елда агрофирма Вологда өлкәсеннән нәселле таналар кайтарткан иде. Шул башмак таналардан булган сыерлар көненә уртача 14-16 килограмм сөт бирә. Хәзерге чорда исә, район буенча уртача савым күләме, бер сыерга 10 килограмм. Агрофирма директорының беренче урынбасары Әнәс Хәбибрахманов сүзләренә караганда, моннан тыш районда Канада токымлы дуңгыз үрчетү эше дә җайга салынган. Заманның иң алдынгы технологиясен кулланып сафка бастырылган мега-фермаларда бүгенге көндә 16 мең баш дуңгыз үстерелеп сатыла икән.
“АК-БАРС-Әгерҗе агрофирмасы районның техника паркын да яңарткан. 3 ел эчендә генә дә заманча 30 комбайн, башка төр җир эшкәртү һәм терлек азыгы әзерләү техникасы алынган. “Шушы көннәрдә техникаларны язгы кыр эшләренә эзерләүнең торышын тикшерү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан, районкүләм семинар уздырачакбыз. Авыл хуҗалыгы машиналарына ремонтны агрофирманың бүлекчәләре үзләре башкарса, зур техникаларга ремонт һәм аларны көйләү бурычы районның “Сельхозтехника”сына йөкләнгән. Быел һава торышы үзенчәлекле килү сәбәпле, язгы кыр эшләре дә кайбер проблемалар тудырырга мөмкин. Әмма шуңа да карамастан, чәчү эшләрен республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы куйган йөкләмәдән читләшмичә, 10-12 көндә төгәлләргә ниятлибез”, - ди агрофирма директорының беренче урынбасары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot