Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Гагарин кубогы финалына чыкты
«Сибирь» белән серия казанлылар файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Кристина Иванова). Казанның “Ак Барс” командасы Гагарин кубогы финалына чыкты. Кичә Гагарин кубогы ярым финалы сериясенең 5 матчында “Ак Барс” белән “Сибирь” арасындагы уен казанлылар җиңүе белән тәмамланды. “Барс”ларга овертаймда Глухов алкасы җиңү алып килде.
Матчта тамашачылар арасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та бар иде. Шулай ук җанатарлар матчка килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын аягүрә басып алкышлады.
«Сибирь» белән серия казанлылар файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды.
«Ак Барс» – «Сибирь» - 1:0 (0:0; 0:0; 0:0; 1:0).
Сериядәге гомум исәп – 4-1.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз