Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» Гагарин кубогы өчен көрәштә икенче җиңүен яулады
Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Уфага күчә.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында «Салават Юлаев» командасын отты. Беренче матчтагы кебек үк бүгенге уен да 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
Казан командасы беренче период азагына таба күплектә уйнаудан оста файдаланып исәпне ачты. Гол авторы – Федор Малыхин. Кунаклар әлеге голны дөреслегенә карата дәгъва белдереп караса да, мизгелне видео аша кабат караганнан соң хөкемдарлар үз карарын үзгәрешсез калдырды – 1:0.
Икенче периодта «Ак Барс» уен җебен тулысынча үз кулына алырга тырышты, гол кертерлек мөмкинлекләре дә булды, әммаисәп үзгәрешсез калды. Ә өченче период башында Михаил Глухов керткән гол исәп аермасын ике алкага җиткерде.
«Салават Юлаев»бер алка белән генә җавап бирерлек көч тапты – 2:1.
Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Уфага күчә – 26 һәм 28 февраль көннәрендә көндәшләр «Уфа Арена»да очраша.
Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/4 финал раунды. 2 нче матч. «Ак Барс» (Казан) – «Салават Юлаев» (Уфа) – 2:1 (1:0, 0:0, 1:1).
1:0 Малыхин (Варнаков, 15:16, күплектә).
2:0 Глухов (Ткачёв, 41:07).
2:1 Лисин (51:57).
Капкачылар: Гарипов – Сведберг
Сериядә исәп: 2-0 (2:1, 2:1).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз