news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" Гагарин кубогы өчен көрәшне җиңү белән башлады

Казан хоккейчылары җиңү китергән алканы уен төгәлләнергә 0,02 секунд кала кертте

"Ак Барс" Гагарин кубогы өчен көрәшне җиңү белән башлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогының беренче матчында үз бозында "Салават Юлаев" командасын отты – 2:1.

Уен мавыктыргыч, кискен, әмма гол кертерлек мөмкинлекләргә аз булды. Исәпне беренче периодта күплектә уйнаудан файдаланып, "Ак Барс" хоккейчылары ачты. Җавап алкасы да озак көттермәде. Ә җиңү китергән алканы "Ак Барс" сакчысы Атте Охтамаа уен төгәлләнергә 0,02 секунд кала кертте. Кунаклар дәгъва белдереп караса да, видеокараудан соң хөкемдар голны санады – 2:1.

Көндәшләр 24 февральдә "Татнефть Арена" бозында икенче тапкыр очрашачак.

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды. «Ак Барс» (Казан) – «Салават Юлаев» (Уфа) – 2:1 (1:1, 0:0, 1:0).
1:0 Секач (Азеведо, Токранов, 14:50, күплектә).
1:1 Капризов (Умарк, Воробьёв, 18:14, күплектә).
2:1 Охтамаа (Варнаков, Попов, 59:59).
Капкачылар: Гарипов – Сведберг.

Сериядә исәп: 1 - 0 (2:1).

news_right_1
news_right_2
news_bot