news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» финалның икенче уенында Мәскәү командасы капкасына бер алка да кертмичә җиңелде

«Ак Барс» финалның икенче уенында Мәскәү командасы капкасына бер алка да кертмичә җиңелде
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казан хоккейчылары «Ак Барс» - ЦСКА плей-офф сериясенең икенче уенында оттырды. Матч исәбе – 0:3.

  •  Казанның «Ак Барс» һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында көч сынаша. Гагарин кубогын дүрт җиңү яулаган команда отачак. Беренче ике уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Беренче уен Казан командасы җиңүе белән тәмамланган булса, бүген «Ак Барс» җиңелде. Хәзер ике команда исәбендә дә берәр җиңү.

Беренче период. Унөченче минутта ЦСКА һөҗүмчесе Владислав Каменев исәпне ачты (0:1). Вадим Шипачев та алканы ЦСКА капкасына керткән иде, тик ул период тәмамлануын хәбәр итә торган сирена яңгыраганнан соң керде, шуңа исәпкә алынмады.

Икенче период. Унбишенче минутта Мәскәү командасы сакчысы Ярослав Дыбленко гол кертте (0:2).

Өченче период ахырында «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенына алмаштырды, һәм унтугызынчы минутта Михаил Григоренко алканы буш капкага кертеп куйды (0:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Журавлёв;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

ЦСКА

  • Рейдеборн (Шарыченков);
  • Окулов – Каменев – Плотников, Классон – Нестеров;
  • Полтапов – Соркин – Григоренко, Дыбленко – Диц;
  • Слепышев – Панкратов – Карнаухов, Провольнев – Сергеев;
  • Брюквин – Мингачёв – Абрамов (Гуськов), Макаров.

Киләсе уен Мәскәүдә узачак. Матч 21 апрель 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100