news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” финалны җиңү белән башлады

Станислав Галиевның ике алкасы “Ак Барс”ка җиңү китерде.

“Ак Барс” финалны җиңү белән башлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының финалын җиңү белән башлады. Татар егете Станислав Галиев Казанда узган уенда ике алка кертте.

Исегезгә төшерәбез, Гагарин Кубогында “Ак Барс” Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша. Ике команда арасындагы исәп – 1:0.

Ике команда да уенны саклык белән башлады. Финалда кечкенә генә хата да зур бәлага әйләнергә мөмкин. Шуңа уенда алдан ук күп алкалар көтелмәде. Беренче алканы Казан командасы уенчысы Станислав Галиев кертте.

Икенче период кунаклар исәбендә булды. Мәскәү командасы уенчылары уенны тигезли алды, тик алга китә алмады.

Өченче периодта Данис Зарипов пасы ярдәмендә Станислав Галиев “Ак Барс”ны финалда алга чыгара.

Шулай итеп, соңгы исәп - 2:1.

“Ак Барс” белән ЦСКА арасында барган серия 16 апрель көнне Казанда 19:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot