news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс” финалга чыгу өчен бүген “Салават Юлаев”ка каршы көрәш башлый

Экспертлар бу ярым финал сериясендә Казан һәм Уфа командаларының шанслары тигез дип саный

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” Гагарин Кубогы өчен ярышның финалына чыгу өчен көрәш башлый. Беренче ике уен Уфада узачак. Бу серия дә теге яки бу команданың 4 җиңүенә кадәр дәвам итә. Үзәк мәгълүмат чаралары “ут” күршеләрнең плей-офф кысаларындагы бу очрашуын провинциаль классика дип бәяләде.
Әле КХЛ оешканчыга кадәр, берничә ел элек бу принципиаль көндәшләрне язмыш Россия чемпионатының ярым финалында очраштырган иде. Ул вакытта бу көрәштә “Салават Юлаев” өстен чыгып, соңыннан Россия чемпионы исемен яулаган иде.
Экспертлар быелгы ярым финал сериясендә Казан һәм Уфа командаларының шанслары тигез дип саный. Казан клубының өстенлеге итеп алар тотрыклылыкны, яхшы оборонаны күрсәтә. “Салават”ка килгәндә, аны көчле һөҗүмчеләре көндәшләреннән югарырак куя. Шул ук вакытта экспертлар уеннарның язмышын хәл иткәндә ике якның да капкачылары зур роль уйнаячак, дип исәпли.
Бүген Уфадагы беренче очрашу Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 5 тә башлана. Иртәгә матчка көндезге 15 сәгатьтә старт бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot