news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Ерак Көнчыгыштан җиңү белән кайта

«Ак Барс» Ерак Көнчыгыштан җиңү белән кайта
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровскиның «Амур» командасын 3:2 исәбенә җиңде. Матч Хабаровск шәһәрендә узды.

Беренче период. Унҗиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Амур» һөҗүмчесе Дмитрий Шевченко исәпне ачты (1:0). Унсигезенче минутта, «Амур» азчылыгы вакытында, Семён Терехов гол кертте (1:1).

Икенче период. Унберенче минутта «Ак Барс» яңадан азчылыкта гол керттерде, гол авторы – Егор Коршков (2:1). Унөченче минутта «Ак Барс» сакчысы Константин Лучевников исәпне тигезләде (2:2).

Өченче период голларсыз үтте. Өстәмә вакытның беренче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Радулов уенчысы гол кертте һәм командасына җиңү китерде.

Командалар составы:

«Амур»

  • Лозебников (Бобков);
  • Капустин – Грачёв – Коршков, Брынцев – Щемеров;
  • Слепец – Гыйздәтуллин – Никонцев, Волгин – Ли;
  • Хохлачёв – Шевченко – Бочаров, Балдаев – Кулик;
  • Грецкий – Барулин – Лапин (Лазарев), Рыжиков.

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Арефьев);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Быков – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Евсеев – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов), Альметкин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз араенда узачак. «Ак Барс» – «Сибирь» матчы 20 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100