news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Ерак Көнчыгыш һәм Себер шәһәрләренә сәфәр кыла

Казанлылар составында 24 хоккейчы китте

  (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген көндез «Ак Барс» чартер белән Владивостокка китте.
Якындагы атнада “барс”лылар Ерак Көнчыгыш һәм Себер шәһәрләре буенча сәфәр кыла. Шулай итеп, алар КХЛ чемпионатының 4 матчында - 12 ноябрьдә Владивостокта «Адмирал», 14 ноябрьдә Хабаровскида «Амур», 16 ноябрьдә Новокузнецкида «Металлург» , 18 ноябрьдә Новосибирскида “Сибирь» белән уйнарга тиеш.
«Ак Барс» командасы составында: капкачылар Гарипов һәм Нильссон; сакчылар Брукбэнк, Денисов, Захарчук, Корнеев, Медведев, Мусин, Никулин һәм Рылов, һөҗүм итүчеләр Азеведо, Архипов, Бодров, Бурмистров, Варнаков, Костицын, Лукоянов, Малыхин, Меллер, Мирнов, Обухов, Петров, Свитов һәм Ткачев, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot