Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" елның соңгы матчында зур исәп аермасы белән "Сибирь" командасына оттырды
Казан хоккейчыларыннан бердәнбер алканы Данис Зарипов кертте.
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары КХЛның даими чемпионаты кысаларында “Сибирь” командасына оттырды.
Новосибирскида узган “Ак Барс” өчен елның соңгы матчы боз хуҗалары файдасына 4:1 исәбенә төгәлләнде.
Казан хоккейчыларыннан бердәнбер алканы икенче периодта, күплектә уйнаудан файдаланып Данис Зарипов кертте. Бу Данисның сезондагы өченче голы булды.
4 гыйнварда “Ак Барс” Түбән Новгородта “Торпедо” командасы белән уйный.
КХЛ. Даими чемпионат. “Сибирь” (Новосибирск) – “Ак Барс” (Казан) – 4:1 (2:0, 0:1, 2:0).
1:0 Основин (Тичар, 17:32, күплектә)
2:0 Демидов (Закриссон, Алексеев, 18:23, күплектә)
2:1 Зарипов (Азеведо, 27:38, күплектә
3:1 Бергстрём (Игнатович, Закриссон, 44:30)
4:1 Энлунд (Ермаков, 55:12).
Капкачылар: Красиков – Шарыченков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз