news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" елны "коры" җиңүдән башлады

Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда узган очрашу хуҗалар файдасына 3:0 белән тәмамланды

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның "Ак Барс" командасы елны җиңүдән башлады.

Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы матчында Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Тольяттиның "Лада" командасын "коры" исәпкә отты. Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда узган очрашу хуҗалар файдасына 3:0 белән тәмамланды.

Матчта исәпне 14нче минутта Оскар Меллер ачты. Икенче 20 минутлыкта бер капкага да алка кермәде. Өченче периодта Михаил Варнаков белән Степан Захарчук көндәшләрен җиңү өметеннән мәхрүм итте. Шулай итеп, казанлылар Көнчыгыш конференциядә үзләренең лидерлыгын ныгытты.

«Ак Барс» (Казан) – «Лада» (Тольятти) – 3:0 (1:0, 0:0, 2:0).

Голлар: Меллер (Мирнов, Брукбанк), 13:35 – 1:0. Варнаков (Азеведо, Костицын), 41:45 – 2:0. Захарчук (Врана, Костицын), 49:22 – 3:0.

Капкачылар: Нильссон – Гласс.

Фотосурәт  ak-bars.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100