news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» элекке тренеры Дмитрий Квартальнов командасын җиңде

«Ак Барс» элекке тренеры Дмитрий Квартальнов командасын җиңде
Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Минск шәһәренең «Динамо» командасын җиңде. Уен исәбе – 2:1. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Динамо Минск» командасының баш тренеры Дмитрий Квартальнов 2019-2022 елларда өч сезон дәвамында «Ак Барс» тренеры иде. 2022-2023 еллар сезонында ул тренерлыктан ял итте. Бүген ул «Ак Барс»тан киткәннән соң беренче тапкыр элеккеге командасы белән күреште.

Беренче период. Алтынчы минутта алка «Динамо» капкасына керде, тик капкачы шул вакытта капканы урыныннан кузгатты, гол исәпләнмәде. Капка кымшатылганы өчен «Динамо» уенчысы штрафчылар эскәмиясенә юл тотты. «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, исәпне сигезенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Виталий Пинчук ачты (0:1).

Икенче периодның унсигезенче минутында исәп үзгәрде, «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв гол кертте (1:1).

Өченче периодта трибуналарда утырган җанатарга алка тиде, медицина хәзмәткәрләре йөгереп килеп ярдәм күрсәтте һәм җәрәхәтләнгән хатын-кыз белән бергә чыгып китте, аларны тамашачылар алкышлап озатып калды. Бу периодта голлар булмады, тигез исәп саклану сәбәпле командаларга өстәмә вакыт-овертаймда көч сынашырга туры килде.

Овертаймның беренче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте, Казан командасы җиңде (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Петров – Сафонов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Галиев – Семёнов – Свечников, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Җәфәров), Евсеев.

«Динамо Минск»

  • Колосов (Фергюсон);
  • Смит – Пинчук – Меркли, Кёрран – Калдис;
  • Волков – Горбунов – Энас, Смирнов – Бауи;
  • Звягин – Пышкайло – Мороз, Дерябин – Бринкман;
  • Игнатенко – Стась – Ковгореня (Бориков), Коробов.

«Ак Барс»ның киләсе уены Уфада узачак. «Салават Юлаев» командасына каршы матч 14 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100