news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Екатеринбургта җиңде, команда өчен плей-офф уеннары дәвам итәчәк

«Ак Барс» Екатеринбургта җиңде, команда өчен плей-офф уеннары дәвам итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасын 5:0 исәбенә җиңде. Матч Екатеринбургта узды.

  • «Ак Барс» һәм «Автомобилист» командалары дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынаша. Дүрт уенда җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, «Автомобилист» исәбендә – өч.

Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта сакчы Дмитрий Юдин гол кертте (0:2). Әлеге голдан соң «Автомобилист» капкачысын алмаштырды: бозга Евгений Аликин урынын Владимир Галкин чыкты.

Икенче период уртасында «Ак Барс» уенчысы Никита Дыняк гол кертте (0:3).

Өченче периодның унҗиденче минутында Евгений Свечников «Автомобилист» капкасына дүртенче алканы кертте (0:4). Уенның соңгы секундларында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Юдин икенче алкасын кертеп дубль ясады (0:5).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Бывальцев – Обидин, Трямкин – Блэкер;
  • Широков – Волк – Мэйсек, Воробьёв – Осипов;
  • Макеев – Романцев – Голышев, Баранцев – Зборовский;
  • Каштанов – Да Коста – Алексеев (Бледнов), Эберт.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Радулов – Сафонов – Яшкин Юдин – Миллер;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Войнов;
  • Свечников – Шипачёв – Петров Лямкин – Марченко;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов).

Киләсе уен 8 март көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100