news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Екатеринбург командасына өченче тапкыр оттырды

«Ак Барс» Екатеринбург командасына өченче тапкыр оттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының бишенче уенында «Автомобилист» командасына 0:2 исәбе белән җиңелде. Матч Екатеринбургта узды.

  • Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү, «Автомобилист»ның – өч.

Беренче периодның ундүртенче минутында «Автомобилист» сакчысы Ник Эберт исәпне ачты (1:0).

Икенче периодның унтугызынчы минутында Стефан да Коста «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:0).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Да Коста – Голышев, Воробьёв – Зборовский;
  • Кизимов – Шаров – Мэйсек, Кашников – Диц;
  • Шашков – Бывалцев – Меркли, Трямкин – Осипов;
  • Денежкин – Романцев – Каштанов, Ишимников – Эберт.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пустоёров – О’Делл – Коршков, Яруллин – Лучевников;
  • Дыняк – Кателевский – Кошелев (Җамалтдинов), Ст.Терехов.

Киләсе уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы 5 апрель көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100