news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Екатеринбург командасына икенче уенда оттырды

«Ак Барс» Екатеринбург командасына икенче уенда оттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасына җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • «Ак Барс» һәм «Автомобилист» командалары дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынаша. Дүрт уенда җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Автомобилист» исәбендә ике җиңү бар.

Бүген өч айлык паузадан соң Казан командасы составында бозга Дмитрий Яшкин чыкты. Ул 30 ноябрьдә «Автомобилист»ка каршы матчта җәрәхәтләнгән иде.

Әлеге матч «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский өчен Континенталь хоккей лигасында 100нчесе, ә тренер Зиннәтулла Билалетдинов өчен 700 булды.

Беренче период голларсыз узды, тик период ахырында «Ак Барс» капитаны Александр Радулов Максим Осипов белән сугышканда аның баш һәм муен тирәсенә сукканы өчен 5+20 минутлык штраф алды, ягъни аңа уен ахырына кадәр бозга чыгу тыелды. Максим Осиповка 2 минутлык штраф бирелде.

Икенче период башында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» уенчысы Джесси Блэкер исәпне ачты (0:1). Өченче минутта, шулай ук «Автомобилист» күпчелеге вакытында, команда капитаны Сергей Широков гол кертте (0:2).

Өченче периодның дүртенче минутында Брукс Мэйсек гол кертте (0:3). Аннан соң Семён Кизимов белән Никита Лямкин сугышканнары өчен 5 минутка штрафчылар эскәмиясенә юнәлде. Бишенче минутта Анатолий Голышев исәпне 0:4 итте.

«Ак Барс» уен барышында капкачыны да алмаштырып карады, барыбер 4 алка керттерде һәм берне дә кертмәде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Д.Журавлёв – Войнов;
  • Галимов – Сафонов – Радулов, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков).

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Бывальцев – Обидин, Трямкин – Блэкер;
  • Широков – Волк – Мэйсек, Воробьёв – Осипов;
  • Макеев – Романцев – Голышев, Баранцев – Зборовский;
  • Кизимов – Алексеев – Каштанов, Ю.Журавлёв – Трофимов.

Командалар арасындагы киләсе матч Екатеринбургта узачак. Уен 4 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100