news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Дмитрий Квартальновның яңа командасына җиңелде

«Ак Барс» Дмитрий Квартальновның яңа командасына җиңелде
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Динамо Минск» командасына 3:2 исәбенә оттырды. Матч Минск шәһәрендә узды.

«Динамо Минск» командасының баш тренеры Дмитрий Квартальнов 2019-2022 елларда өч сезон дәвамында «Ак Барс» тренеры иде. 2022-2023 еллар сезонында ул тренерлыктан ял итте. Бу айда «Ак Барс» белән «Динамо» инде очрашкан иде, беренче күрешүдә Казан командасы җиңгән булса, бүген Дмитрий Квартальновның Минск «Динамо»сы отты.

Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, беренче голны «Ак Барс» һөҗүмчесе Вадим Шипачёв кертте (0:1). Дүртенче минутта «Динамо Минск» капитаны Андрей Стась исәпне тигезләде (1:1). Унҗиденче минутта Артём Лукоянов Казан командасын яңадан алга чыгарды (1:2).

Икенче периодның унынчы минутында «Динамо» һөҗүмчесе Джемел Смит гол кертте (2:2).

Өченче периодның унсигезенче минутында Минск командасы сакчысы Коди Кёрран алканы «Ак Барс» капкасына кертте (3:2).

Командалар составы:

«Динамо Минск»

  • Фергюсон (Вельмакин);
  • Волков – Пинчук – Энас, Кёрран – Калдис;
  • Смит – Кодола – Меркли, Смирнов – Бауи;
  • Горбунов – Основин – Мороз, Дерябин – Шинкевич;
  • Сотишвили – Стась – Ковгореня (Бориков), Коробов.

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Арефьев);
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Адамчук – Лямкин;
  • Быков – Сафонов – Петров, Хенкель – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Түбән Новгородта узачак. «Торпедо» командасына каршы матч 28 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100