Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» – «Динамо» хоккей матчы 9 гол, ике дубль, бер хет-трик белән тәмамланды
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүнең «Динамо»сын 5:4 исәбенә җиңде. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Әлеге матч «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.
Беренче периодның өченче минутында «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер исәпне ачты (1:0). Бишенче минутта, «Динамо» күпчелектә уйнаганда, Дилан Сикьюра исәпне тигезләде (1:1).
Икенче периодның җиденче минутында «Динамо» сакчысы Даниил Пыленков гол кертте, бу алка да «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда керде (1:2). Сигезенче минутта Митчелл Миллер дубль ясады (2:2). Бераздан Дилан Сикьюра да үзенең икенче алкасын кертте (2:3).
Уналтынчы минутта «Динамо» һөҗүмчесе Никита Гусев гол кертте (2:4). Периодның соңгы секундларында Дмитрий Яшкин «Ак Барс»ның артка калышуын киметә алды (3:4).
Өченче периодның җиденче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, бу уенда өченче дубль ясалды, икенче алкасын Дмитрий Яшкин кертте (4:4).Тугызынчы минутта тамашачылар хет-трик та күрә алды, Митчелл Миллер «Динамо» капкасына өченче алкасын кертте (5:4). Америкадан Казанга күчкән сакчы Митчелл Миллерның бу уңышын бүгенге матчка килгән әтисе һәм энесе дә күрде.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Алистров – Хмелевский – Денисенко, Карпухин – Марченко;
- Биро – Сафонов – Бровкин, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).
«Динамо»
- Подъяпольский (Моторыгин);
- Гусев – Уил – Сикьюра, Пыленков – Ожиганов;
- Слепышев – Швец-Роговой – Мамин, Классон – Сергеев;
- Джиошвили – Ильенко – Артемьев, Адамчук – Шараканов;
- Римашевский – Чернов – Прохоров, Готовец – Паталаха.
16 ноябрьдә «Ак Барс» Минск «Динамо»сына каршы көч сынашачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз