news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" даими чемпионатны "Нефтехимик"ны тар-мар итеп, әмма медальләрсез тәмамлады

"Ак Барс" Көнчыгыш конференциясе һәм Валерий Харламов дивизионында җиңде

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Кичә Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатының даими сезонын Түбән Камада "Нефтехимик"ны тар-мар итеп тәмамлады. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре кунакта көндәшләрен 6:0 исәбе белән отты.

"Ак Барс" Көнчыгыш конференциясе һәм Валерий Харламов дивизионында җиңде. Плей-оффның беренче раундында казанлыларның көндәше Екатеринбургтан "Автомобилист" командасы булачак. 

Әмма "барслар" медальсез калды. ЦСКА чемпион булды, СКА көмеш, Мәскәү "Динамо"сы бронза медаль алды. 

"Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Ак Барс" (Казан) - 0:6 (0:4, 0:1, 0:1)

Алкалар: Костицын - 7, 1:18 - 0:1. Никулин - 12 (Корнеев, Азеведо), 2:31 - 0:2. Лукоянов - 10 (Захарчук, Свитов), 7:04 - 0:3. Никулин - 13 (Свитов, Петров), 15:49 - 0:4. Мирнов - 10 (күпчелектә, Захарчук, Врана), 30:47 - 0:5. Захарчук - 2 (күпчелектә., Рылов, Врана), 54:37 - 0:6.

Капкачылар: Колппанен (Судницин, 2:31) - Нильссон.                          

news_right_1
news_right_2
news_bot