news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Чиләбе командасына җиңелде

«Ак Барс» Чиләбе командасына җиңелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Трактор» командасына 1:3 исәбенә оттырды. Матч Чиләбедә узды.

Беренче период. Уникенче минутта «Торпедо» уенчысы Егор Попов исәпне ачты (1:0).Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (1:1). Периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Данил Юртайкин «Трактор»ны яңадан алга чыгарды (2:1).

Икенче период. Сигезенче минутта «Торпедо» хоккейчысы Виталий Кравцов гол кертте (3:1).

Өченче период голларсыз үтте.

Командалар составы:

«Трактор»

  • Фукале (Мыльников);
  • Юртайкин – Ткачёв – Шабанов, Карпухин – Телегин;
  • Бурдасов – Сошников – Кадышев, Яруллин – Блажиевский;
  • Дер-Аргучинцев – Калинин – Кравцов, Дронов – Антипин;
  • Попов – Шаров – Робинсон (Рыков), Щучинов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Князев – Войнов;
  • Кошелев– Семёнов – Барбер, Юдин – Миллер;
  • Галиев – Сафонов – Петров, Журавлёв – Лямкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Свечников, Марченко.

«Ак Барс»ның киләсе уены Түбән Камада узачак. «Нефтехимик» командасына каршы матч 14 гыйнварда 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100