news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” чираттагы “коры” уенын үткәрде, капканы Эмиль Гарипов саклады

“Ак Барс” Мәскәүнең “Спартак” командасын 1:0 исәбе белән җиңде.

“Ак Барс” чираттагы “коры” уенын үткәрде, капканы Эмиль Гарипов саклады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хасбиуллина). Бүген “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” Боз сараенда “Спартак”командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Бу уен “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Андрей Попов өчен 500нчесе булды.

“Спартак” командасының тренеры Вадим Епанчинцев 2003-2005 елларны “Ак Барс”та уйнаган. Шунысы кызыклы, 2004 елда “Ак Барс”ка тренер буларак Зиннәтулла Билалетдинов килә, димәк, Епанчинцев кайчандыр Билалетдинов уенчысы булган хоккейчы.

Беренче период. Беренче егерме минутлыкта ике команда тарафыннан да кагыйдә бозулар күзәтелде (“Ак Барс” – 3 кагыйдә бозу, “Спартак” - 1). Хәтта “Ак Барс” уенчысы Артём Лукоянов ун минутлык дисциплинар штрафка дучар булды. Шуңа карамастан, ике команданың берсе дә, күпчелектә уйнап, алка кертүгә ирешә алмады.

Икенче период. Икенче минутта “Ак Барс” уенчысы Алексей Потапов, алка кертеп, исәпне ачып җибәрә (1:0). Уналтынчы минутта “Спартак” уенчысы алка кертте, ләкин, ул кул белән кертелгән булганга, исәп үзгәрмәде.

Өченче период. Ахыргы период алкасыз үтте (1:0). Шулай итеп, “Ак Барс” командасы җиңү яулады.
Командалар составы:
"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачев – Галиев, Юдин – Абросимов;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

“Спартак”:
Гудачек (Беспалов);
Хохлачёв – Максвелл – Лещенко, Григорьев – Кутейкин;
Красмус – Ганзл – Даугвиньш, Гончаров – Дыбленко;
Никонцев – Зубов – Лисин, Осипов – Провольнев;
Талалуев – Шашков – Косов, Сорокин – Шалагин.

  • 13 октябрьдә Казанда “Татнефть-Арена” Боз сараенда “Ак Барс” – “Сочи” матчы узачак. Уен 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100