news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс”Чиләбедә “Трактор”ны җиңеп, быел беренче уңышка иреште

Исәп – 5:2 !

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан “Ак Барс” хоккей клубы бүген Чиләбедә “Трактор”ны 5:2 исәбенә җиңеп, быел беренче уңышка иреште.

 

Матчның 8 нче минутында хуҗалар исәпне ачып, арада Евгений Скачков үзен күрсәтә алса, 2 нче периодта казанлылар башта очколарны тигезләп, аннары тагын бер алка кертүгә иреште: алар - Григорий Панин белән Алексей Бадюков. Алга таба 3 нче периодта исә Данис Зарипов белән Дмитрий Казионов “Трактор” капкасына яртышар минутлык аерма белән янә 2 алка кертте. Сан ягыннан күбрәк булуыннан файдаланып, “Трактор” 2 нче алкасын “барслыларга” кертә алса да, матчта соңгы “ сүзне” Данис Зарипов “әйтте”: “Трактор”ның буш капкасына янә алка очты. Нәтиҗәдә, гомуми исәп – 5:2.

 

 Шул рәвешле, Казан клубы, үзенең быелгы беренче җиңүе белән, таблицада 3 нче урынны биләгән Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын очколар саны буенча куып җитә язды. “Ак Барс” исә 12 гыйнварда булачак алдагы матчта “Автомобилист”ны янә кабул итәргә җыена.

 

Матчтан соң уздырылган матбугат конференциясендә “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов ачыклык керткәнчә, команда капитаны Алексей Морозовның бүгенге уенда катнаша алмавы быел “Автомобилист” белән булган беренче матчта (“барслылар” анда 3:2 исәбенә җиңелгән иде) имгәнүе белән аңлатыла. Иң мөһиме шул: капитаннан башка гына уйнасалар да, “барслылар” бүген көндәшләрен шундый зур аерма белән җиңә алды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot