news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Череповецда овертаймда җиңде

Алты матчтан соң казанлылар активында 8 очко

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Кичә Казанның «Ак Барс» командасы Череповецда КХЛ чемпионатының алтынчы турында «Северсталь» белән уйнады һәм овертаймда 3:2 исәбе белән җиңде.

Кунаклар капкасын янә Эмиль Гарипов саклады. Беренче звенода сакчылар Атте Охтамаа-Зият Пайгин, һөҗүмчеләр Артем Лукоянов – Владимир Ткачев – Дмитрий Обухов чыкты. Икенче: Василий Токранов – Степан Захарчук, Антон Глинкин – Андрей Попов – Михаил Варнаков. Өченче: Роман Абросимов – Дамир Мусин, Иржи Секач – Михаил Жуков – Джастин Азеведо. Дүртенче: Михаил Сидоров, Дмитрий Архипов – Александр Свитов – Денис Голубев.

«Северсталь» – «Ак Барс» 2:3 (1:0, 0:1, 1:1, 0:1).

Алкаларны атты: Скороходов (16), Чернов (58) – Свитов (23), Сидоров (47), Ткачев (61). Штраф: 6-8.

6 сентябрьдә казанлылар үз мәйданчыкларында башкаланың ЦСКА командасын кабул итә.

Алты матчтан соң казанлылар активында 8 очко.

Казанлыларның остазы Зиннәтулла Билалетдинов «Северсталь» белән уенда аның командасына авыр булуын белдерде. "Санкт-Петербург белән Мәскәүдәге ике киеренке матчтан соң катлаулы булды. Көндәшләр яхшы һәм агрессив уйнады" - диде матчтан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә  остаз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100