news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» быелгы плей-офф этабын җиңүдән башлады

«Ак Барс» быелгы плей-офф этабын җиңүдән башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының беренче уенында «Автомобилист» командасын җиңде. Матч Екатеринбургта узды.

  • Плей-оффта командалар дүрт җиңүгә кадәр көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала.

Узган сезонда «Ак Барс» Екатеринбургның «Автомобилист»ына дүрт уенда оттырган иде. «Ак Барс» 1нче раундта кабат «Автомобилист» белән очраша.

«Автомобилист» – «Ак Барс» матчы бер минут тынлыктан башланды. Кичә тренер Андрей Мартемьяновның үлеме турында хәбәр ителде. Ул тумышы белән Екатеринбургтан, 2018-2020 елларда «Автомобилист»ның баш тренеры иде. Андрей Мартемьянов 61 яшендә вафат булды.

Беренче периодның уналтынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, исәп ачылды, беренче алканы Алексей Пустозёров кертте (0:1).

Икенче периодның беренче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов гол кертте (0:2). Унбишенче минутта сакчы Никита Лямкин команданы тагын бер алкага алга чыгарды (0:3).

Өченче периодның өченче минутында алка «Ак Барс» капкасына керде, тик хөкемдарларга видеокабатлау карарга туры килде, нәтиҗәдә, гол исәпләнмәде. Период ахырында «Ак Барс»ның ике уенчысы кагыйдә бозды һәм штрафчылар эскәмиясендә утырды. Шул вакытта «Автомобилист» күпчелектә уйнавыннан файдалана алды: Александр Шаров гол кертте (1:3). Унтугызынчы минутта Артём Галимов алканы «Автомоблист»ның буш капкасына кертте (1:4).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Да Коста – Голышев, Трямкин – Эберт;
  • Кизимов – Шаров – Мэйсек, Воробьёв – Осипов
  • Обидин – Бывалцев – Меркли, Зборовский – Диц;
  • Шашков – Романцев – Каштанов, Кашников.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Фальковский – Миллер;
  • Пустоёров – О’Делл – Коршков, Яруллин – Князев;
  • Дыняк – Кателевский – Кошелев (Җамалтдинов), Ст.Терехов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Екатеринбургта узачак. «Автомобилист» – «Ак Барс» матчы 28 март көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100