Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» бүген үз бозында «Трактор»ны кабул итә
«Татнефть арена» бозында бүген «Ак Барс» һәм Чиләбе «Трактор»ы арасында Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты матчы узачак.
Уенның төп интригасы – казанлыларның берьюлы ике яңа уенчысының дебюты. Август ахырында ук контракт имзалаган Америка һөҗүмчесе Кевин Хейс бозга чыгарга әзер. Шулай ук «Ак Барс» составында Минск «Динамо»сыннан күчкән Егор Соколов бозга чыгарга мөмкин. Ике матчка билгеләнгән дисквалификациядән соң сакчы Митчелл Миллер да сафка кайта.
«Трактор»да уен алдыннан кадрлар үзгәрешләре булды. Баш тренер Скотт Гордон сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, матчта булмаячак. Клубның генераль директоры Иван Савин хәбәр иткәнчә, «Автомобилист» белән узган уеннан соң тренерның хәле начарланган, һәм ул Екатеринбургта табиблар күзәтүе астында калган.
Казанда очрашу Мәскәү вакыты белән 19:30 сәгатьтә башлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз