news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" бу сезонда беренче тапкыр "Салават Юлаев"ны кабул итә

Ил чемпионатлары кысаларында әлеге командалар 168 очрашу үткәргән

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчы уза. "Ак Барс" (Казан) белән "Салават Юлаев" (Уфа) арасындагы очрашу 19.30да башлана.

Матчка Роман Гофман (Мәскәү), Эдуард Одиньш (Рига), Александр Отмахов (Екатеринбург), Яков Палей (Магнитогорск) кергән судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

Уфа хоккей командасының быелгы чемпионатның беренче чирегендәге чыгышларыннан ике төрле фикер калды. "Көнчыгыш" конференциянең турнир таблицасына күз төшерү чемпионатның "Салават Юлаев" өчен яхшы тәмамланачагына шик калдырмый: команда ышанычлы рәвештә кубок өчен көрәшүчеләр арасына керә. Шул ук вакытта уфалыларның очколарны ранглар турындагы турнир таблицасының түбәндәге баскычларын биләгән командалар белән уйнаганда туплавы да игътибарны җәлеп итми калмый. Тагын "Салават Юлаев"ның үз бозларында "Авангард"тан (2:6), СКАдан (2:7), Мәскәү "Динамо"сыннан (0:6) һәм кунакта ЦСКАдан (0:7) белән тар-мар ителүе дә гаҗәпләндерә. Күптән түгел рәттән биш уенда җиңелүләре да истә калды.

Узган сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашты: "барслар" Казанда буллитлар буенча 4:3 исәбенә (Стэплтон, Хешка, Петров, Бурмистров; Хлыстов, Прошкин, Кольцов)  җиңде һәм Уфада 0:1 исәбенә (Хартикайнен) оттырды. Ил чемпионаты кысаларында командалар 168 очрашу үткәргән: казанлылар активында 74 җиңү, 74 җиңелү бар, ә 20 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 509-529), дип хәбәр итә "барслар"ның матбугат хезмәте.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100