Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллит бәрү сериясенә барып җитте һәм җиңде
«Сочи» — «Ак Барс» уены исәбе — 2:3.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын буллит бәрү сериясендә җиңде. Уен исәбе 3:2.
Матч Сочида үтте. Бүген бу сезонда беренче тапкыр «Ак Барс» капкасын Тимур Билалов саклады.
Беренче период. Уналтынчы минутта исәп ачылды, голны «Сочи» һөҗүмчесе Артём Николаев кертте (1:0).
Икенче период. Икенче минутта Континенталь хоккей лигасында үзенең 600нче уенын үткәрүче Артём Лукоянов исәпне тигезләштерде (1:1).
Өченче период. Унҗиденче минутта Василий Глотов «Ак Барс» капкасына гол кертте (2:1). Период ахырында «Ак Барс», капкасын буш калдырып, алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды. Бер минуттан ким вакыт калганда, «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер алка кертте (2:2).
Өченче период ахырында исәп тигезләште, шул сәбәпле командаларга өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Овертаймда да тигез исәп сакланды. Хоккейчылар капкачы белән бергә-бер калып бәрүләрне — буллит сериясен башлады. «Ак Барс» бу сезонда беренче тапкыр буллитларга хәтле барып җитте. Монда Казан командасы өстен чыкты.
Командалар составы:
«Сочи»
- Хелльберг (Третьяк);
- Бакош — Вихарев — Пилипенко, Камалов — Якс;
- Феоктистов − Гәрәев — Руденков, Валенцов — Рундблад;
- Лайпон — Глотов — Петьков, Мищенко — Балдаев;
- Николаев − Жабреев — Бабенко, Зоркин — Баканов.
«Ак Барс»
- Билалов (Бобков);
- Лукоянов — Глухов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
- Кагарлицкий — Галимов– Тарасов, Юдин — Журавлёв;
- Воронков — Сафонов — Коваленко, Янчевский — Рукавишников;
- Бровкин — Бурмистров — Петров (Меховов), Адамчук.
«Ак Барс»ның киләсе уены да «Сочи» командасына каршы булачак. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 18 сентябрь 17:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз