news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" бирешергә яратмаучы "Слован" белән очраша

Көндәшләрнең әлегә кыска очрашу тарихы нибары дүрт матчны үз эченә ала

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»).  Иртәгә Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчында "Слован" (Братислава) клубы белән очраша. Уен "Татнефть-арена" Боз сараенда 19.30 да башлана.

"Ак Барс"– "Слован"  матчын : Вячеслав Буланов, Александр Соин (икесе дә – Мәскәүдән), Сергей Мисюрь (Түбән Тагил), Станислав Раминг (Екатеринбург) судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.   

Көндәшләрнең әлегә кыска очрашу тарихы нибары дүрт матчны үз эченә ала. Казанлылар активында бер җиңү һәм өч оттыру (алкалар аермасы 7-9). Шунысы кызык, дүрт уенда да аларга төп вакыт җитмәгән. Бер уен овертаймда тәмамланса, 3 уенда көндәшләр буллитлар сериясе үткәргән, дип хәбәр итә "барслар"ның матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100