Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" беренче тапкыр "Сочи" хоккей клубы белән уйный
Чемпионат башында ике җиңелүдән соң, "Сочи" ике җиңүгә ирешкән
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген "Ак Барс" Сочида КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. "Сочи" хоккей клубы белән уен 19 сәгать 30 минутта башлана.
Матчка Николай Акузовский, Денис Наумов (икесе дә – Тольяттидан), Алексей Медведев (Мәскәү), Сергей Морозовтан (Электросталь) торган судьялар бригадасы хөкемдарлык итә. ТНВ телеканалы хоккей сөючеләргә Сочидан турыдан-туры трансляция тәкъдим итә.
Быел оештырылган "Сочи" командасын баш тренер Вячеслав Буцаев (ЦСКА), тренерлар Михаил Кравец, Алексей Гусаров (икесе дә – СКА), Юрий Шундровтан торган (ЦСКА тренерлар штабы җитәкли.
Чемпионат башында Санкт-Петербургта - 2:3 һәм Хельсинкида 0:3 исәпләренә оттырганнан соң, "Сочи" командасы ике җиңүгә дә ирешкән: Ригада 2:1 һәм үз бозларында "Автомобилист"ны 6:3 исәбенә откан, дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз