news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» бер уенда да оттырмаган команданы җиңде, Билалетдинов 400нче җиңүенә иреште

«Ак Барс» бер уенда да оттырмаган команданы җиңде, Билалетдинов 400нче җиңүенә иреште
Салават Камалетдинов, архив

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын җиңде.

Уен исәбе — 4:3. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Бүгенге җиңү «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов өчен Континенталь хоккей лигасында 400нчесе булды.

Боз сараенда «Торпедо» командасының җанатарлары күп иде, Түбән Новгородтан килгән Мария һәм Ксения Казан һәм ике команда турында үз фикерләре белән бүлеште.

«Казанны карарга да өлгердек, әле иртәгәгә дә калачакбыз. Шәһәрегез яңарган, бик матур, шәп. Уенга җанатарлар өчен оештырылган автобуста да килергә була иде, тик безнең иркенләп шәһәрне дә карап йөрисе килде», – дип сөйләде алар.

«Сездә «Ак Барс»та безнең Түбән Новгород егете Даниил Журавлёв уйный, ул безгә таныш, ә «Торпедо»дан барысы да безнең өчен иң яхшылары», – диде җанатарлар ике команда уенчылары турында.

Шулай ук хәзер Казан командасында «Торпедо» җанатарларына таныш Дамир Җәфәров уйный, ул 2018-2022 еллар сезонын Түбән Новгород командасында үткәргән иде.

Узган сезонда «Торпедо»ның яңа тренеры Игорь Ларионовны бик мактый иделәр, җанатарлар аның турында да сөйләде.

«Иң яхшы тренер, аны бик яратабыз. Ул бик мәгънәле һәм акыллы, команда яхшы нәтиҗә күрсәтә, без биш уен рәттән җиңәбез, бүген дә җиңүгә өметләнәбез», – диде Мария.

Чыннан да, «Торпедо» әлеге матчка яңа сезонның биш уенының барысында да җиңеп килгән иде, тик бүген алар оттырды, җиңүне Казан командасы яулады.

Уен барышы.

Беренче периодта кискен һәм матур һөҗүмнәр булды, тик алка бер капкага да кермәде (0:0).

Икенче периодның икенче минутында «Торпедо» һөҗүмчесе Максим Летунов исәпне ачты (0:1). Алтынчы минутта, «Ак Барс»ның күпчелеге вакытында, «Торпедо» уенчысы Андрей Белевич гол кертте (0:2).

Сигезенче минутта «Ак Барс» артка калышуын киметте, алканы Дмитрий Кателевский кертте (1:2). Унбишенче минутта исәп тигезләнде, «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин гол кертте (2:2).

Өченче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (3:2). Уникенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Торпедо» хоккейчысы Антон Силаев исәпне 3:3 итте. Унөченче минутта «Ак Барс» яңадан алга чыга алды, алканы Станислав Галиев кертте (4:3).

Әлеге уенда «Ак Барс» һөҗүмчесе Вадим Шипачёв рекорд куйды, ул Дмитрий Яшкин голына сәбәпче булган нәтиҗәле пасы белән Континенталь хокке лигасының даими уеннарында 757нче очкосын җыйды. Ул шушы ук уенда тагын бер нәтиҗәле пасы белән 758нче очкосын да җыеп, рекордын ныгытып куйды. Моңа кадәр 756 очко рекорды Сергей Мозякинда иде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Җәфәров — Сафонов — Радулов, Юдин — Журавлёв
  • Кагарлицкий — Шипачёв — Яшкин, Адамчук — Лямкин;
  • Галиев — Семёнов — Терехов, Хенкель — Лучевников;
  • Лукоянов — Кателевский — Дыняк (Быков), Евсеев.

«Торпедо»

  • Кульбаков (Хуска);
  • Коваленко — Летунов — Гончарук, Орлов — Конюшков;
  • Фирстов — Белевич — Дарьин, Сизов — Силаев;
  • Воронин — Ларионов — Атанасов, Бокун — Стеклов;
  • Шавин — Ураков — Веряев (Сато).

«Ак Барс«ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» — «Витязь» матчы 18 сентябрь 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100