news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» бер атна элек җиңгән командасыннан дүрт алка керттереп оттырды

«Ак Барс» бер атна элек җиңгән командасыннан дүрт алка керттереп оттырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» Новосибирск шәһәренең «Сибирь» хоккей командасына 1:4 исәбенә оттырды. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

30 гыйнвар көнне «Ак Барс» Новосибирскида узган уенда әлеге команданы 4:0 исәбенә җиңгән иде. Ул уенда да Казан командасы капкасын Әмир Мифтахов саклады.

Беренче период башында ук «Сибирь» кагыйдә бозып азчылыкта калды. «Ак Барс» хоккейчылары тулысынча ике минут диярлек көндәш команда мәйданында булды, тик һөҗүмнәр нәтиҗәгә китермәде, гол булмады. Аннан соң «Ак Барс» азчылыкта калды, Новосибирск командасына да күпчелектә уйнау уңыш китермәде (0:0).

Уналтынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер исәпне ачты, голга китергән нәтиҗәле пасларны аңа капкачы Әмир Мифтахов һәм һөҗүмче Артём Лукоянов бирде (1:0). Әлеге пас белән Артём Лукоянов Континенталь хоккей лигасында 200нче очкосын җыйды (очколар гол һәм паслар өчен языла).

Период ахырында «Ак Барс»ның ике уенчысы бер-бер артлы кагыйдә бозды. Командага өч уенчы белән биш уенчыга каршы торырга туры килде. Соңгы минутта «Сибирь» күпчелектә уйнаудан файдалана алды, Энди Андреофф гол кертте (1:1).

Икенче период ахырында гына исәп үзгәрде. «Ак Барс» азчылыкта калды, команда капитаны Александр Радуловка кәшәкәсен югары күтәреп уйнаганы өчен ике икешәр минутлык штраф бирелде. Периодның соңгы минутында, Казан командасы азчылыкта уйнаганда, «Сибирь» уенчысы Георгий Белоусов гол кертте (1:2).

Өченче периодның уникенче минутында «Сибирь» тагын бер алкага алга чыкты, голны Алексей Яковлев кертте (1:3). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырган вакытта, Артём Михеев алканы буш капкага кертеп куйды (1:4). Артём Михеев хәзер «Сибирь» өчен уйнаса да, ул Казан хоккей мәктәбе шәкерте. Әлеге голдан соң боз сарае бушап калды, җанатарларның бер өлеше «Ак Барс»ның шулай җиңелүенә түзә алмады, уен беткәнче чыгуга таба юнәлде.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов( Билалов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Журавлёв – Марченко;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Князев – Войнов;
  • Галимов – Сафонов – Петров, Лямкин.

«Сибирь»

  • Красоткин (Худобин);
  • Коротков – Андреофф – Бек – Михалёв, Морозов – Мёрфи;
  • Шашков – Михеев – Белоусов, Аланов – Хәмидуллин;
  • Гоголев – И.Климович – Бутузов, Александров – Ефремов;
  • Сушко – Яковлев – Назаров (Михалёв), Пайгин.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Трактор» командасына каршы матч 8 февральдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100