news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс», бер алка да керттермичә, узган елгы чемпионны отты

«Ак Барс», бер алка да керттермичә, узган елгы чемпионны отты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең «Металлург»ын җиңде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

  • «Металлург» – узган сезонның чемпионы.

Бу Континенталь хоккей лигасының яңа сезонының Казандагы беренче матчы булды. Беренче өч уенын «Ак Барс» читтә үткәрде. Беренче «өйдәге» уенны башлап җибәрергә «The Hatters» төркеме чакырылган иде, уен алдыннан командалар җанатарлары аларның концертын карады.

Матч ял көненә туры килгәнлектән, Магнитогорск шәһәреннән килүче җанатарлар да бар иде.

Шулай ук уен алдыннан кул кысышу буенча Россия рекордына дәгъва ясалды. Беренче период ахырында алып баручы игълан итте: «Татнефть Арена»дагы кулга кул тотынышкан кешеләр саны 2742 булды һәм Россия рекорды куелды.

Тәнәфестә Россиянең рекордлар китабы эксперты Юлия Пронина «Ак Барс» хоккей клубына рекордны дәлилли торган сертификатны тапшырды.

Беренче периодның унбишенче минутында «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин исәпне ачты (1:0).

Икенче периодта кискен һөҗүмнәр күп булды, аеруча «Ак Барс» тарафыннан, тик алка капкага кермәде.

Өченче периодның өченче минутында «Ак Барс» уенчылары алканы «Металлург» капкасына кертте, тик ул исәпкә алынмады. Алка кымшанган капкага хөкемдар сызгыруыннан соң керде.

Период ахырында «Металлург» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Шул вакытта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов алканы буш капкага кертте (2:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Терехов – Семенов – Кошелев, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Евсеев.

«Металлург»

  • Набоков (Смолин);
  • Михайлис – Гераськин – Петунин, Маклюков – Пресс;
  • Силантьев – Сапожников – Уилсон, Яковлев – Ерёменко;
  • Акользин – Джонсон – Коробкин, Орехов – Минулин;
  • Шалагин – Козлов – Башкиров (Жугин), Гололобов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Астананың «Барыс» командасына каршы матч 19 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100