news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» бер алка да керттермичә җиңде, капканы Әмир Мифтахов саклады

«Ак Барс» бер алка да керттермичә җиңде, капканы Әмир Мифтахов саклады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Сибирь» – «Ак Барс» хоккей матчы 0:4 исәбе белән Казан командасы файдасына тәмамланды. Уен Новосибирск шәһәрендә узды.

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов исәпне ачты (0:1). Унберенче минутта, Казан командасы күпчелеге вакытында, Семён Кошелев гол кертте (0:2).

Икенче период. Унҗиденче минутта «Ак Барс» күпчелектә тагын бер алка кертте, гол авторы – команда капитаны Александр Радулов.

Өченче период. Икенче минутта «Ак Барс» уенчысы Дмитрий Кагарлицкий исәпне 0:4 итте.

Командалар составы:

«Сибирь»

  • Костин (Худобин);
  • Белоусов – Бек – Михалёв, Мёрфи – Морозов;
  • Коротков – Андреофф – Бутузов, Аланов – Хәмидуллин;
  • Гоголев – Михеев – Шашков, Ефремов – Александров;
  • Яковлев – Климович – Назаров (Сушко), Жуков.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Кагарлицкий – Галимов – Радулов, Князев – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Адамчук – Марченко;
  • Терехов – Сафонов – Петров, (Быков).

«Ак Барс»ның киләсе уены Чиләбедә узачак. «Трактор» командасына каршы матч 3 февральдә 15:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100