news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» белән «Спартак» очраша

Быелгы сезонда көндәшләр бер тапкыр очрашты: 12 сентябрдә Казанда “барслылар” 1:4 исәбе белән оттырды

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Казанның “Ак Барс” командасы Ванкуверда узган 2010 елгы Олимпия уеннарында җыелма команданың катнашы белән бәйле рәвештә тукталып торганнан соң “Спартак” белән очраша.
“Спартак” белән очрашу 19.30 сәгатьтә башлана. «Спартак» - «Ак Барс» матчының турыдан-туры телетрансляциясе «Россия-2» (19.15) һәм ЯГТ (19.30) телеканаллары аша күрсәтелә.
Матчта судья бригадалары Сергей Гусев (Серов), Сергей Феофанов (Мәскәү), Эдуард Метальников, Александр Сироткин (икесе дә Самарадан) эшли, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
Быелгы сезонда көндәшләр бер тапкыр очрашты: 12 сентябрдә Казанда “барслылар” 1:4 исәбе белән оттырды. Казанлылар чемпионат кысаларында “Спартак” белән барлыгы 42 тапкыр очрашты: “барслылар” активында 22 җиңү, 18 оттыру, 2 матч бер якның да җиңмәве белән тәмамланды.
“Спартак” составында - элек “Ак Барс” өчен чыгыш ясаган 4 уенчы форвардлар Дмитрий Уппер, Александр Рыбаков, Игорь Мусатов, Андрей Кузьмин. Өч “ак барслы” сакчы Андрей Первышин, һөҗүмче Дмитрий Обухов һәм Михаил төрле вакытта “Спартак”та уйнаганнар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot