news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» белән «Спартак» хоккейчылар алмашты

«Ак Барс»тан Ярослав Косов «Спартак»ка, ә Казан клубына сакчы Дмитрий Юдин күчте.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген башкаланың «Спартак» командасы белән Казанның «Ак Барс» командасы уенчыларны алмашулары турында игълан иттеләр. «Ак Барс»тан Ярослав Косов «Спартак»ка, ә Казан клубына сакчы Дмитрий Юдин күчте.

25 яшьлек форвард Косов — узган сезонда казанлылар составында һәм Магнитогорскиның «Металлург» командасында ике тапкыр Гагарин кубогы иясе. 2018 елда Гагарин кубогын алуны бәйрәм иткәннән соң, Косов күңелсез хәлгә тарыды. Хоккейчыны исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен тоткарладылар. Аннары ул яңа килешүдә «Ак Барс»ның квалификация тәкъдимен кабул итмәде.

23 яшьлек сакчы Дмитрий Юдин узган сезонда «Спартак»та 45 матч үткәрде. Ул 3 гол кертте, 8 гол кертергә ярдәм итте, шулай ук 10 минут штраф алды. 2015 елда ул Түбән Тагилның «Спутник» командасында һәм 2017 елда Петербургның СКА командасы составында Гагарин кубогын откан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100