news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ак Барс” белән СКА очраша

Ил чемпионаты кысаларында “Ак Барс” белән СКА 78 тапкыр очрашкан

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының чираттагы чемпионатында Санкт-Петербургның СКА командасы белән очраша.
Очрашу бүген “Татнефть-арена” боз сараенда17.30 сәгатьтә уза. “Ак Барс” – СКА матчында Роман Гофман, Алексей Раводин, Дмитрий Сивов, Сергей Шелянин судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.
Ил чемпионаты кысаларында “Ак Барс” белән СКА 78 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 41 җиңү, 8 тигез исәп һәм 29 җиңелү.
СКА командасының алты хоккейчысы – сакчылар Динар Хафизуллин һәм Николай Белов, һөҗүм итүчеләр Илья Ковальчук, Тони Мортенссон, Евгений Кетов, Артемий Панарин төрле вакытларда “Ак Барс” өчен чыгыш ясаган иде. “Барс”лылар форварды Михаил Варнаков СКА командасында уйнау тәҗрибәсенә ия, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100